Синме мине, мимне сине

ХАМЗА АРСЛАНОВ

СИНМЕ МИНЕ, МИМНЕ СИНЕ

Синме мине, мимне сине, язмыш,
Бер беребезне ничек сайландык
Гомере буе бергэ булдык, бергэ
Тормыш казанында кайнадык.

Иялэштэк, бар булганы уртак,
Барыр юлга бергэ чыгарабыз,
Икэу тартып чыгарабыз, тошсэ
Чокыр-чалуга арба, чанабыз...

Куаныч булса тигер бушэбез
Кайгы-хэсрэт килсэ – чыдыйбыз,
Кан булса авызда – токермибез,
Урамнарга елап чыкмыйбыз.

Бергэ куккэ мендек, тубэн тотек,
Чишмэ нырын бергэ тынладык,
Татар моны hава тибрэткэндэ
Чиртелмэгэн кылдай тын тордык.

Бай булмадык, хэер сорашмадык,
Биргэненэ буллык рэхмэтле,
Тир чыгарып бергэ таптык малны,
Шунда булды донуя рэхэте.

Матурларга бергэ гашыйк булдык,
Нэфрэтленсэк – бергэ ярсыдык.
Яхшмларны йорэккэ сыйдырдык,
Яманнарга жирне тарсындык.

Биткэ бэреп искэн жил – давылга
Энэ кебек ужэт кадалдык,
Йоз яшэгэн имэн ауганда  да
Без сыгылмый, сынмый каллалдык.

Артык та тугел, ким дэ булмады,
Ил ничек – без шулай яшэдек,
Ул шингэндэ без дэ шэлберсэдек
Яфрак ярса без дэ яшэрдек!

Упкэлэмим сина, син дэ мина
Рэнжи курмэ беррук, утенэм,
Калган гомеремне синен белэн
Уткэрэ алсам дим укенмэм.


Рецензии