Сашага багышлап

КИЯУЕБЕЗ АЛЕКСАНДРНЫН АРАБЫЗДАН ВАКЫТСЫЗ КИТУЕНЭ.

Житкэн чакта гомернен ин матур чагы
Нигэ язмыш озде  синен гомеренне,
Исэн-сау тусын сабыем, диеп,
Аллахыга эйттен гозеренне.

Шундый матур итеп кенэ яшэгэндэ
Тэуге сабыегызны  озлеп коткэндэ
Ярты шэхяр зарлар елап калды
Сине юксынып,арабыздан мэнгегэ киткэндэ.

Алсу балам белэн бер-берегезне
Сак белэн Сок кебек сойдегез
Кеше конлэштереп урамнардан бергэ
Хяр чак кулга-кул тотынып йордегез.

Кияу булсанда улыбыздай якын
Иттек сине беренче курудэн
Ин авыры шушы доньяларда
Ярты жанын озеп бирудэ...

Яна туачак хаттэ улынны да
Курэ алмадын бэгерь кисэгем
Алсу балам хазер куз яшь тугэ
Нишлэрмен сон,синсез нишлэрмен?...

Кара болыт кебек котмэгэндэ генэ
Кайгы килде газиз башларга,
Сойгэн хатынын,улын ятим калды
Кемнэр килер аларны якларга?

Улем турында хич уйламадында
Тиеш идегез матур булып яшэргэ
Эрнулэрдэн хазер жан телеп озелэ
Юк инде син, соеп дэшэргэ...

Беркайчан без сине оныта алмабыз
Йорэклэрдэ калырсын гомергэ
Эзрэк ускэч,улын йорэк парэн
Каберенэ килер,хал белергэ...

Тыныч йокла, ожмах булсын урынын
Кылган эшен булды бары изгелек
Саклап бар , яклап бар улкаенны
Хям сойгэн кешенне ин элек.

Аллабирса юллар тошэр эле
Улынны курергэ дип юлга чыгарбыз
Хаер салып синен рухларына,
Тыныч йокла диеп телэрбез...


Рецензии
Мин дэ тыныч йокэ тылим кияугызгэ.Аминь.Хатиря

Хатиря Разяпова   21.01.2014 18:41     Заявить о нарушении