Борелэнде, чэчэк атмады

Гомер экрен генэ утеп бара,
Утыз тапкыр килде язлар да.
Нигэ, диеп, эйлэнеп кайтмадын,
Туган якка кайта казлар да.

Инде жиргэ тагын козлэр килэ,
Сэлэм эйтэм очкан кошларга.
Буген тоштэ сине сагынып кочтым
Сусаганмын, ахры, назларга...

Йомшак кына алдын кулларымны,
Кузлэренне тутырып карадын.
Афганнарга сине жибэргэнгэ
Кемнэр тотар микэн жавабын.

Борелэнеп килгэн чэчэк кебек,
Гомернен ин матур чагында,
Каберен дэ юк, барып жылар очен,
Башкайларын калды Афганда.

Булмый бэхетлэре дип эйтэлэр,
Бер-бересен озелеп сойгэннен.
Кемгэ хазер анлатып бирим сон
Бэгыремнен ничек койгэнен?!

Ходай нигэ насыйп итмэгэндер
Язмышларнын бергэ буласын.
Аерылганда, кузлэремэ кайнар
Уйламадым яшьлэр туласын.

Ничэ еллар эрнеп жылый ярам,
Сыкрый хаман, тозэлэ алмый.
Халлэремне югалтканнар анлый,
Бэхетлелэр сине анламый...

Колагымда хаман чынлый гармун,
Кайтырбыз, дип, жырлап киттегез.
Кыр казлары! - зинхар, союемне
Шул якларга илтеп житегез.


"Бэхет бакчаларынын мин
 Алмасын кабалмадым,
 Бэхет табарга талпындым,
 Нигэдер табалмадым..."

Яшьлек хатирэлэре,тозэлмэс яралар.


Рецензии