Кадеренне югалтма

Туры килде бер чак шулай
Трамвайда ойгэ кайтырга.
Артта ике хатын-кыз сойлэшэ,
Юк-бар сузне, юл кыскартырга.

Берсе сорый,-Ничек халлэрен,
Ирен элдэ шулай эчэме?
Ойдэ кон дэ тавыш куптарамы,
Почмак саен хаман шешэме?

- Эчэ инде, малай,нишлэтим сон?
Аерылсан,квартир булэм,ди
Айнык чакта кузлэремэ карап.
Ташламачы,синсез улэм,ди.

- Ничэ еллар шушы эчкеченен
Банкоматы булып яшисен!?
Анламыймын,ник шуннан куркасын?
Авыз ачып бер суз эйтмисен?

Ир дисэм ир,чир дисэм, чир тугел,
Токерэм мин андый ирлэргэ.
Ташла да кит шушы кабэхэтне,
Ир беткэнме , эллэ иллэрдэ?

Кызып-кызып дусты ачуланды,
Э тегесе дэшми тынлады.
- Менэ минеке дэ,баш кутэргэн иде
Анынча тик менэ булмады...

Киендерсен,акчасын кайтарсын,
Ир-ир булып кала белсен гел.
Бу доньяда ике яшимме эллэ?
Кадеремне эйдэ белсен ул!

Узебезне ничек куйсак - шулай
Ирлэр безгэ хормэт курсэтэ.
Уз кадерен белмэсэн,ул тормыш,
Синдэйлэрне энэ нишлэтэ!

Без бит яшьтэш,кара козгелэргэ,
Кайчан чэчтарашка бардын син?
Матур булып хярчак калыр очен
Кибетлэрдэ кайчан йорден син?

Упкэлэмэ дустым минем сузгэ.
Мондый язмыш телэмэден син.
Кимсетергэ узенне юл куйма,
Китмэскэ дип килмэден бит син...

Аерыл, дип, сина эйтэ алмыйм,
Узен кара, синен тормышын.
Хаерче ялчысы булып яшэу,
Кемгэ кирэк мондый язмышын?!

Квартира булэ диептэ курыкма,
Булсен,алсын,курсен рэхэтен.
Гомер уза,жирлэмэ яшьлеген,
Табарсын эле син бэхетен.

Шулай сойлэштелэр алар икэу.
Кем кинэше кемгэ дорестер?
Хяркемнен язмышы уз кулында,
Диеп эйткэн сузлэр комештер.

Энилэр бит безне бу доньяга
Бэхете булсын диеп бакканнар
Газапларда йозэ бэхетсезлэр,
Рэхэт яши бэхет тапканнар.

Хатын-кыз да торле була шул,
Кем богэ ала,э кем богелэ.
Уз кадерен белгэн майда йозэ -
Жан эрнесэ,куз яшь тугелэ.

Ике ахирэтнен серлэшкэнен
Сезнен тарафларга яздым мин.
Ике яшэп булмый гомерлэрне,
Анларсыз, дип, уйлап калам мин.


Рецензии