Эле ялгыз тугелсен
Эле ялгыз тугелсен,
Матур зэнгэр кузлэрендэ
Сою нуры куренсен.
Баш очында кара болыт
Чыкса,кояш булырмын
Авыр чакта йорэгенэ
Былбыл булып кунырмын.
Адашсан барган юлында
Фэрештэдэй яклармын
Туры юлны курсэтермен.
Ялгышлардан саклармын.
Монланса эгэр кунелен
Мин жыр булып тулырмын
Яннарында мин бар буген
Йорэк жылын булырмын.
Эгэр салкын жиллэр иссэ
Узэклэренэ утеп,
Жылы наз булып керермен
Кунел туренэ житеп.
Язмыш чонгылга чорнаса
Онытма син, мин барын,
Синен очен яшим буген
Мэнгегэ сойгэн ярым.
Гомеркэйлэр утэ язган
Жимешем, сине котеп
Татыймын бэхет жимешен,
Гомер козенэ житеп...
Свидетельство о публикации №113102905359