Эй, мескеннэр!

Ирлэр бит алар узлэрен
"Кормилец" дип саныйлар.
Ин авыр эш ирлэрдэ дип,
Коне-тоне тукыйлар.

Нинди эштэ булсалар да,
Ах та вах килэ алар.
Кичлэрен чак-чак сойрэлеп,
Алар ойгэ кайталар.

Азаккы кочлэрен жыеп
Диванга егылалар.
Кулларын экрен сузып,
Алар пультны алалар.

Халсез бармаклары белэн
Кнопкасына басалар.
Ирлэребез ял иткэндэ
Чебеннэр даже качалар.

Э хатын-кызнын эшендэ
Прямо сплошной релакс.
Кон озын чабып йорисен,
Яшэргэ кирэк бит бакс.

Эштэн сон ойгэ ашыга
Оч сумка кулда сойрэп.
Сикерэ-сикерэ кайта
Ике баласын койлэп.

Балерина кебек кенэ
Итеген салып ата.
Рок-н-ролл биеп чишенэ,
Э ир диванда ята!

Канатларын салмак кагып
Ожмах кошы шикелле,
Очып керэ "зона"сына
Дрессированный шикелле.

Катык сортеп куям эле
Матурларга  битемне,
Морозилкада ит тунган,
Ничек турыйм итемне.

Кухнясында ул колдует,
Ужин эзерлим диеп.
Хатын ашарга пешерэ
Вальс ритмында биеп.

Бер "ПА"ны да калдырмыйча
Уз территориясендэ.
Холодильник - остэл - плитэ,
Кичке ариясендэ.

Танго биеп, арган ирне,
Балаларны ашата.
Чечетка биеп мойкада,
Ул кунелен бушата.

Остэл жыйган, савыт юган,
Йоклата балаларны.
Вакыты юк хатынкайнын,
Уйларга арыганны.

Кон утте жинел, кунелле,
Инде душ кереп чыгыйк.
Тонге кубэлэк ролендэ
Иркэй янына чумыйк.

Арыган, мескен иркэйгэ,
Романтика ритмында,
Биисен шул сонгы "ПА" ны
Узеннен постелендэ.

Йоклап китэр алдыннан
Башта бары тик бер уй.
Ходаем, син, дим, ирлэрне,
Хатынга алыштырып куй.

Авыр эштэ эшлисем,
Арып кайтасым килэ.
Алар кухняда биесен,
Сузылып ятасым килэ.

Оч сумка, ике баласын
Асып эштэн кайтсын ул.
Э тон житкэч кубэлэктэй
Очып янга ятсын ул.

Хыял булып калыр инде
Безнен телэгэн уйлар,
Жырлап, биеп, ботерелеп
Яшибез,узды туйлар...

Ирлэр бит безнен "кормилец"
Алар бит безнен терэк.
Тонлэ кочакта эрергэ
Алар да кайчак  кирэк.


Рецензии