Югалтма

Сойгэненэ булган хислэренне,
Союенне генэ югалтма.
Буген ул минеке,э иртэгэ...
Иртэгэсе барын, онытма.

Сойгэненэ булган ышанычын
Саклап бар син,зинхар,югалтма,
Бер ялганлыйм ,башка булмас диеп
Кунеленне алдап юатма...

Сойгэненэ булган хормэтенне
Ямьсез сузлэр белэн оялтма.
Жылы суздэн йорэк эрегэнен
Онытма син хичтэ,онытма.

Сойгэненэ булган назларынны
Башкаларга булеп югалтма.
Саф соялэр гомергэ бер килэ,
Ваклап аны зинхар каралтма.

Узеннэн дэ сине артык куреп
Сойгэннэрне зинхар югалтма.
Язмышын сина тапшырганнарны
Саклап яшэ, тынла, онытма...

Беркайчан да йозен югалтма...


Рецензии