АНА ХЯМ БАЛА

Бик ямьсез бер куренешкэ
Шахит булдым мин буген
Кара болыт гуя каплап китте
Жиханнын зэнгэр куген...

Машинамнан тошеп аяк бастым
Бик зур супермаркет алдына
Тэмле чэйлэр алырга уйладым
Кайтасы бар энкей янына.

Башта бик ихтибар итмэдем
Ямьсезлэп кычкарган тавышка
Упкэ белдерэдер бэлки берсе
Куптэн белгэн берэр танышка...

Кузлэремне кутэреп карасам
Таякка таянган бер эби
Сумкасы бик авыр ахры,аяклары,
Алга барырга хичтэ телэми.

Япь-яшь хатын джибыннан чыгып
Килеп басты эби янына,
Туйдырдын бит инде,чистый прямо,
Диеп,- тозлар салды канына...

Нэрсэ кеше колдереп йорисен
Кем кушты оенннэн чыгарга
Ипи генэ ашап утыр ойдэ
Купме була ул тамакка тыгарга...

Ник миннэн сорамый килден эле?
Ул кычкырды кызып кабынып...
Кайнаган су эчтэ утыр энэ
Аллам,дисен,шуна табынып.

Кызым,балакаем,берук ачуланма
Сотлэп чэй эчэсем килде шул,
Нишлим инде кубрэк кутэргэнмен
Тынламый шул менэ,аяк-кул...

Берук хафаланма, балакаем
Хазер китэм,зинхар оялма,
Оныгымны бигрэк сагындым шул
Кайтканын юк туган ояна...

Хатын янындагы кечкенэ кыз,
Эбекэем,дип кочып сарылды
Кинэт аны артка тартты хатын,
Минем кузгэ яшьлэр тыгылды...

Хатын кызын житэклэп,тиз атлап
Кереп китте кибет ягына
Эби урам уртасында тора
Атлап китэ алмый абына...

Йорэгем тузмэде,йогереп килдем
Кулга алдым авыр сумкасын
Я ходаем,баламны син сакла,
Сузлэре очен Аллам сукмасын...

Оныттым кибеткэ кереремне
Экрен генэ эйттем эбигэ
Эйдэ узем алып кайтып куям
Чэйне сонрак алам энигэ.

Эбине оенэ илтеп куйдым
Э ул рэнжемэде кызына...
Болай эйбэт кенэ минем кызым
Кайчак менэ шулай кабына...

Бер узем устердем хям укыттым
Кеще булсын диеп тырыштым
Зур урында эшли,бэхете булсын
Ана багышладым тормышым...

Шундый гади эни булганыма
Бэлки ояладыр,кем белэ
Упкэлэмим,рэнжемим дэ хаттэ
Сузлэре тик йорэкне телэ...

Кире кайткан чакта уйларымнын
Иге-киге булмады башта...
Нэни кызы нинди урнэк ала
Таш белэн атмыйлар бит ашка...

Бу доньяда яшэгэн дэвердэ
Авыр суз эйтмэгез анага...
Мэнгелеккэ килмэгэн энилэр
Ходай сабырлык бир аларга...

Козе житэр шушы хатыннын да
Нэни кызы усеп зур булыр...
Рэнжетерлек сузлэр эйтсэ балан
Йорэгенэ эле кан тулыр...

Мин дэ эни,лэкин бер минутка
Онытмыймын энкей сузлэрен
Оясында ни курсэ шул була
Ялгыз калма балам,козлэрен...

Акка кара белэн язганны
Анласалар иде балалар,
Ин кадерле жирдэ безне баккан,
Кукрэк сотен биргэн аналар... 


Рецензии
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.