Бала очен hаман кыска икэн Эни гомере...
Жыям сине озату табыны,
Коне-тоне телэулэрем белэн,
Ожмахларда булыр урынын...
Хэерлеккэ ал чэчэкле солге алам,
Синен истэлеккэ калсыннар,
Кулга алган саен сагынганнар,
Нурлы йозлэренне искэ алсыннар...
Син яраткан мэтрушкэлэр салып,
Энкэм, кайнар чэйлэр кайнатам.
Сине уйлап утэ туган конем,
Юксынудан елап ата яна тан...
Бергэ уткэн минутларны сагынып,
hэр кон саен искэ тошерэм,
Табынына, узебезчэ итеп, син ойрэткэн
Роза чэчэклэрен менэ пешерэм...
Энкэсеннэн калгач, гомерлеккэ
Кителэ инде баласынын кунеле,
Ана ничэ яшькэ кадэр яшэсэ дэ,
Бала очен кыска икэн анын гомере...
25.07.2013
Свидетельство о публикации №113072901935
Альфира Зайнутдинова 29.07.2013 21:59 Заявить о нарушении