Калды бары син телэгэн якты телэклэр...

Жэйдэ бэйрэмнэрем, - диеп коткэн идем,
Донья мине жэлсез алдады,
Коткэн жэем, бэйрэм урынына,
Ачы куз яшьлэре белэн башланды...

Нинди табын, нинди бэйрэм булсын,
Энкэм, син янымда булмагач,
Бер мин генэ тугел, сине сагынып укси
Бакчандагы hэрбер куак, hэрбер алмагач. 

Голлэрен дэ синсез шинэ инде,
Сине сагынып кипте жилэклэр,
Син яраткан мэтрушкэлэр коя инде,
Калды бары син телэгэн якты телэклэр...

Кырыклары уткэч кайгын кырынаер дилэр,
Жэллэу генэ инде андый юату. 
Синсез ничек кочем житеп аны кырынайтым,
Кырык елдан сон да кырынаймас мондый югалту...

 24.07.2013


Рецензии
Исэнмесез!
Матур.
Рэхмэт.

Николай Старорусский   25.07.2013 17:47     Заявить о нарушении
Сезгэ дэ рэхмэт.

Лилия Рэ   25.07.2013 20:42   Заявить о нарушении