Белэсен бит, Энкэм... Дусларымнан гафу сорап...

Белэсен бит Энкэм, якын дусларым бар, 
Танышларым бик куп - сине курэ белеп яшилэр,
Олы жанын, якты йозен, тэмле ризыгынны
Бик еш ислэренэ алып сойлилэр.
Туганнар да, бик куп якташлар да -
Бар да, хэл сорашып, сэлам юллыйлар,
Тик мин генэ, тынлый алмыйм жылы юатулар,
Yксетэлэр мине монлы зар-жырлар...

...Югалтуым минем юанычсыз -
дусларыма шуна язмыйм жаваплар...
Аналарын югалтканы гына мине анлар,
Гафу итэ алыр микэн башкалар..?

...Бар да хэсрэтемне уртаклаша,
Никтер, Энкэм, тик син генэ хэллэремне белмисен,
Тоннэр буе керфек какмагангадырмы,
Тошлэремэ бер дэ кермисен...

Якын дусларым бар, бик куп танышларым,
Яхшы якташларым, якын-ерак туганым -
Бик шатланам алар куплегенэ,
Тик Энкэем минем иде бер генэ...

 2013, июнь


Рецензии