Мэнгелеккэ хуш инде...
Аллы-голле кYлмэк тектем,
Бэйрэмемэ киярмен,
"кYрче, Энкэй, энже тоймэм
Нинди асыл",- диярмен.
...Танда килгэн хэбэрлэрдэн
Ярылды йорэклэрем,
Елга булды кYз яшьлэрем,
Сибелде тоймэлэрем...
Нигэ хэзер голле кYлмэк,
Зур табыннар жыймагач,
"Ай-hай, кызым бигрэк матур",-
дияр Энкэм булмагач.
Йозлэремэ сарылдылар
Ачы сагыш сырлары,
Озакларга озелделэр
Якты шатлык жырларым.
Сыйларымнын тэме китте,
Китте яме доньямнын,
Яшьлэр аша кYрэ алмыйм
Жылы кояш нурларын.
Син булмагач, доньяларым
тYгэрэк тYгел инде,
Газиз Энкэм, бэхиллэр бул,
Мэнгелеккэ хуш инде...
18.06.2013...
© Copyright:
Лилия Рэ , 2013
Свидетельство о публикации №113062101526
Рецензии
Альфира, рэхмэт сина, балачак дустым...Син узен бу кадэр авыр яра белэн куп еллар яшисен, сина бик якын бу сызлау...утэсе тугел инде ул...
Лилия Рэ 22.06.2013 08:20
Заявить о нарушении
Июльдэ 50 яшем туласы, Эти-Эни тигез чакта бар бала-оныкларын жыярга уйлашып, кунелле бер очрашу булыр дип, жырлашып, якты хэтирэлэрне искэ алып матур бэйрэм ясармын Эти-Этиемэ дэ, якын туганнарыма да, бигрэк тэ уземэ дэ дип...Менэ шундый шатлыклы уйларымны шулкадэр ачы хэсрэт озеп ташлады...Ни яна кием киеп кайтсам, Энкэем сокланып, нурлы кузлэре белэн соеп карап, "иииииии, кызым, бигрэк матурсын, жылы тэнендэ тузсын киемнэрен",- дип соклана иде. Узем олыгаеп бетсэм дэ, Энкэм исэн чакта бала, кызчык кебек идем...Аклы кулмэклэр тектергэн идем бэйрэмемэ киярмен дип...бар доньямнын тосе китте менэ...
Лилия Рэ 22.06.2013 08:34
Заявить о нарушении
Мы используем файлы cookie для улучшения работы сайта. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с условиями использования файлов cookies. Чтобы ознакомиться с Политикой обработки персональных данных и файлов cookie, нажмите здесь .
Соглашаюсь