Сабантуй

Авылларда сабантуйлар горли
Хяркем кайта туган ягына,
Сабантуйлар безне берлэштерэ
Кунел авылкайны сагына...

Классташлар бэлки кайтканнардыр
Кайта анда туган-тумача,
Апа-сенел,абый-энекэшлэр,
Курешерлэр кода-кодача...

Сабантуй аланын шау горлэтеп
Йогереп йорер бала-чагалар,
Балаларым кайтты бэйрэмгэ дип,
Куанырлар ата-аналар...

Яшь чактагы сойгэн ярларныда
Куз кырые белэн курербез...
Хял белергэ куршелэр янына,
Тэмле чэйлэр алып керербез.

Сабантуйлар горли авылларда,
Туган якларга сез кайтыгыз,
Сабантуй ул курешергэ сэбэп,
Сагынмый сон,эйтче кайсыгыз?

Сабантуйлар эйдэ горлэп торсын,
Тыныч булсын зэнгэр кугебез,
Очрашудан,бэхет,шатлыклардан,
Гел елмаеп торсын йозебез...

Сегодня Сабантуй в АСКИНО.


Рецензии