Гомер юллары

Донья беркемгэдэ тигез тугел
Бер артын курсэтэ,бер алдын...
Бэхет эзлэп кайчак гомер уза
Э кайчакта ана бер адым...

Кайвакытта янда булган чакта,
Сине сойгэнннэрне курмибез
Еракларга китеп,баш югалтып
Серле ожмах кошы эзлибез...

Уткэнгэ укенэбез авыз пешкэч...
Бэхет табып булмыймы шунсыз?
Яхшыдан,яхшыны эзлэп кайчак,
Чонгылга керэбез шул,юлсыз...

Кемдер анлый гомер уткэч кенэ
Бэхетлэрнен янда булганын...
Э кемгэдер хаттэ гомер житми
Анлатырга нилэр кылганын...

Укенеч булмаса иде уткэннэр,
Э кемнэр сон, хата ясамый?
Утка пешми,суга тошми генэ...
Коткэн бэхет,сина була алмый.

Бу гомердэ барсын кичми генэ,
Белеп булмый тормыш кадерен...
Гомер козе житкэч,эй кадерле
Кочып жылыйм,сою голлэрен...

Язмышлармы,эллэ ялгышлармы?
Утеп бара гомер юллары...
Искэ алып,яшь туккэн елларны,
Эрнемэсен кунел кыллары...


Рецензии