Ярсыма йорэк

Нигэ ярсый микэн минем йорэк
Нигэ хаман тынгы таба алмый
Ярсытырлык башта кайгылар юк
Ник шомлана,тыныч кала алмый.

Кочле рухлы булып гомер буе
Юлсыз жирдэн ярдым юлымны,
Билгесез сукмактан атламадым
Саклап кала алдым жанымны...

Донья йоген ябык иннэремдэ
Тартып бару авыр булгандыр
Кунелем тугел,хаттэ йорэгемдэ
Куз яшьлэре белэн тулгандыр...

Тешем кысып авыр минутларда
Мин уйладым алгы коннэрем...
Сыгып алыр халгэ житкэндэ дэ
Мендэрлэрем,салкын тоннэрен...

Абынганда тартып торгызырлык
Кул бирерлек кеше булмады...
Бэлки йорэк берчак жылы табар
Омет чаткысы эле сулмады...


Рецензии