Без андыйны белмибез!

"Мөкатдәс" Валентин көне?..
Ишетмәдек андыйны!
Ишетсәк тә, үз итмәдек,
Татарда бәйрәм җитәрле!

Без сөйсәк һәркөн сөябез
Кирәкми билгеле көн!
Күӊел тулса, тик тормабыз,
Ишетер аны һәркем!

Мохтаҗ түгелбез үрнәккә,
"Валентиннар" ял итсен!
Мондый сәер мисалларга
Әйдә "запад" күнексен!

Акыл салкын, йөрәк ялкын
Хисләр безнеӊ "җигелгән".
Мөселманбыз, ир-атлар без,
Иман нурын саклаган!


Рецензии
...Иман нуры иңелгән...
Рифма!

Фания Фаррахова Тухватуллина   15.09.2015 22:40     Заявить о нарушении
На это произведение написаны 3 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.