Кайтам эле туган ягыма
Сагынуга чама калмагач,
Кулым изим яшьлек урманына,
Таныш анда мина хяр агач.
Юл буенда ускэн каеннарны,
Ахирэтем кебек кочам мин,
Тулып ташый хислэр кукрэгемдэ,
Талпыныплар куккэ очам мин.
Кулым болгый-болгый кайттым эле,
Елгаларга, зэнгэр куллэргэ,
Туган якта, якты хатирэлэр,
Тик шатлык яшьлэре кузлэрдэ.
Туган якта эткей-энкей котэ,
Ераклардан кызыбыз кайта дип,
Яр буенда карлыгачлар оча,
Рэхэт шул, туган якта дип.
Машинамнан тошеп, хозурланып,
Карап тордым Агыйдел суын,
Монда кайтсам, сулышларым иркен,
Туган ягым, син жылы куен.
Жанга якын,йорэклэргэ дэва,
Туган якнын хэтта хавасы,
Мунчаларда каен себеркесе,
Бар нэрсэдэн, шул бит дэвасы...
Свидетельство о публикации №113010702684