Яна ел жыры
Музыка Джеймса Пьерпонта
Булэклэр белэн
Капчыгын тутырып,
Кыш бабай килэ
Атына утырып.
Кынгырау тавышы
Янгырый кырда,
Бэйрэм шатлыгы
Чагыла жырда.
Кушымта:
Яна ел, Яна ел,
Яна ел килэ,
Яна ел hэркемгэ
Бэхет китерэ.
Шатланып, горлэшеп
Уйныйбыз бергэ,
Гел шулай дус булып,
Яшик гомергэ.
Безнен чыршыбыз
Матур бизэлгэн,
Якты елмаю
Китми йозлэрдэн.
Куллар тотышып,
Жырлыйбыз бергэ,
hэрчак дус булып,
Яшик гомергэ.
Кушымта:
Свидетельство о публикации №113010105446