Коран

Пәйгамбәрнеӊ күӊеленә иӊгән изге Китап,
Бар мөселман сине укыр сулавыннан туктап.
Шундый кабатланмас, сихри синдәге "Әлиф.Ләм.Мим"
Сине укып, тәэсирләнеп, камиллегеӊә шәһадәт –
Бөек шагыйрьләр башын иделәр һәм һаман ияләр рәт-рәт:
Күтәрелми каләмнәре, килмәс булды илһам…ләм-мим...   
Никадәрем кадерледер һәрбер иманлы йөрәккә
Синеӊ ачкычыӊ – тиӊсез, күркәм "Фатиха",
Әле дә яӊгрый һәркөн, һәр намазда, һәр догада
Шуннан да гүзәлрәк булырмы Аллаһка нида?!
Бер-берсеннән матур синеӊ сүрәләреӊ!
Карий укый: саф могҗиза – зиннәтле аятьләр,
Әйтерсеӊ лә, ачыла алдыӊда танылмаган серләр…
"Нинди бөек Мөәллифе!" – шул мизгелдә туган бар фикерләр...


Рецензии
Бик дөрес юллар!
Ә ничек Сездә татар шрифты бозылмыйча бирелә?
Миндә алай килеп чыкмый...

Гульжиган Гайнуллина   05.12.2013 17:27     Заявить о нарушении
Шигырегезне сайтка урнаштырганда татар хэрефлэре урынына кодлар куярга кирэк. Менэ шушы сылтама буенча карый аласыз! http://tatpoisk.net/pages/html_codes/

Динияр   05.12.2013 21:24   Заявить о нарушении
Динияр, әхмәт яугыры!!!

Гульжиган Гайнуллина   05.12.2013 21:43   Заявить о нарушении
На это произведение написаны 2 рецензии, здесь отображается последняя, остальные - в полном списке.