Сорадыммы икэн озын гомер...

И, балалар, тэуге кулга алгач,
Бирдем сезгэ ин, зур булэкне.
Тэуфыйкъ та бар, эдэплелек тэ бар,
Онытканмын тик бер телэкне.

Эйтмэдемме  сезне билэгэндэ,
Кукрэгемэ кочып алганда,
Сорамадым мени озын гомер,
Сезнен белэн ялгыз калганда.

Шул телэкне уйламаган кон юк,
Ник чыккан ул минем башымнан?
Кызым, улым,  искэ тошэсез дэ,
Туктап калам тэгам ашаудан...

Яна гына гаилэ коручыга,
Бала билэучегэ, анага.
Эйтер идем: - “Гомер сора”, - диеп
Яшэу биргэн хэрбер балана.


Рецензии