Мэнгелек дан сина, батыр солдат
Кузем алмый киткэн эзеннэн.
Кунелемдэ сунмэс омет иде
Кот, кайтырмын, дигэн сузеннэн.
Кабат очрашуны уйлый-уйлый,
Еллар арты еллар уттелэр.
Яшь чагында безне кавыштырган
Каеннар да сагынып коттелэр.
Кайтмадын син, яуда ятып калдын,
Саклаганда газиз Ватанны.
Курку белмэс ярсу йорэгеннэн
Туган жиргэ кайнар кан тамды.
Мэнгелек дан сина, батыр солдат,
Якты исемен халкын кунелендэ.
hэрчак шулай балкып янар кояш
Туган илнен тыныч кугендэ.
(10 июль 2011 ел)
Свидетельство о публикации №112050904967