Порше hэм курше

Курше беркон йогереп кергэн,
Сулышы капкан монын.
– Сина да килмэде микэн? –
Кара эле телефонын.

– Э нэрсэ килергэ тиеш,
Берэр хэбэрме эллэ?
Ачып укыган юк эле,
Булмаса, карыйк эйдэ.

– Куктэн тоштенме эллэ син?
Ботен авыл ишеткэн.
Бер сутый компаниясе
Машина уйната икэн.

Менэ минем малай кон дэ
Бер СМС жибэрэ.
Машина отучыларны
Билгели ди жирэбэ.

Нинди машина диген син,
Ин сонгы модель “Порше”!
Сонга кала курмэ берук,
СМС жибэр, курше!

– Аптыратма эле, зинhар,
Ул “Порше” безгэ нигэ?
"Права"быз юк бит безнен
Машинада йорергэ.

Язын-козен урам пычрак,
Кышын буран тутыра.
Кибеткэ дэ бара алмый
Кайчак ойдэ утырам.

Ул “Порше”ны куя торган
Гараж да юк бит эле.
Мондый юк-бар белэн бутэн
Баш катырып йормэ эле.

– Эйттем исэ кайттым, курше,
Тик укенмэ соныннан.
Без “Порше”га тоялешеп,
Узган чакта урамнан.

(12 апрель, 2012 ел)


Рецензии