Алда эле якты таннар бар

Язлар житсэ, кунелем канатлана,
Ашкынамын туган якларга.
Тэуге ояларын сагынып кайта
Ераклардан сайрар кошлар да.

    Кушымта:
    Гомер утэ диеп монсуланмыйк,
    Алда эле якты таннар бар.
    Кунеллэрне назлап иркэлэрлек
    Омет тулы ямьле язлар бар.

Жэйлэр житсэ, бигрэк сагындыра
Яшел хэтфэ болын-тугайлар.
Печэн исе катыш челлэлэре,
Жилэккэ бай ямьле аланнар.

    Кушымта:

Козлэр житсэ, озатып карап калам
Монсу гына очкан кошларны.
Кунел иялэнгэч, бигрэк авыр
Калдырып киту туган якларны.

    Кушымта:

Кышлар житсэ, сокланып туялмыйм
Талгын гына яуган карларга.
Ак мамыктай энже бортеклэре
Сафлык булып инэ жаннарга.

    Кушымта:

(11 апрель, 2012 ел)


Рецензии

С 3 по 5 июля состоится Литературный фестиваль в Этномире. В программе – семинары известных поэтов и писателей, поэтический конкурс, посвященный Году единства народов России, книжная выставкая-ярмарка. Приглашаем принять участие →