Сутый, кампый hэм интернет

(монсу юмористик поэма)

Бар доньяны нурга кумеп,
Сызылып кына тан ата.
Эби белэн бабай иртэн
Матур тош куреп ята...

... Ерактан кайтаваз булып,
Гармун тавышы ишетелэ.
Егет, кызлар кичке уеннан
Жырлашып кайтып килэ...

...Тан этэчлэре кычкыра,
Эллэ тан ата микэн.
Тэрэзэдэн карап калды,
Галиябану, сылуым-иркэм,
Эллэ ярата микэн...

Татлы йокыны булдереп,
Шомлы тавыш янгырый.
Эби-бабай сикереп тора,
Белгэнен укый-укый.

Бер-бер хэл булган диярсен,
Кемдер ишекне кага.
Йокы аралаш сукранып,
Бабай ишеккэ бара.

Тан алдыннан кем йорсен сон,
Тагын онык шаярткан.
“Сутый”ы шалтырый икэн,
Шул куркытып уяткан.

Кон саен могез чыгара,
Оныклары бик наян.
Шундый ямьсез тавышларны
Эзлэп табадыр каян?!

***

Шаян оныкны мэктэпкэ
Озата да эби-бабай.
“Сутый”га ябыша эби,
“Кампый”ны кабыза бабай.

Ахирэте белэн эби
Коне буе кеткелди.
Бабай да аннан калышмый,
“Кампый”ында текелди.

Эби “сутый”дан сойлэшеп,
Бар доньясын оныта.
Ботен таныш-белешлэрен
Кон буе аптырата.

– Малаховнын “Пусть гыйбрэт”ен
Карадыгызмы кичэ?
Нигэ шулай талаштылар –
Анламадым бит hич тэ.

Басков та башкода булган,
Жырлавын ташлаган, ди.
Парлар кавыштыра торган
Тапшыру башлаган, ди...

Авыл хэле дэ онытылмый,
Чын белэн урелэ ялган.
Кемнен сыеры бозаулаган,
Кемнеке кысыр калган.

Кемнэр яна ой салдырган,
Кемнэр тубэ яптырган.
Кемнэр ит жыючыларга
Ничэ бозау тапшырган...

Эй китэ лэчтит сатулар,
Тынласан, исен китэр!
Телефонга салып кайткан
Акча купмегэ житэр?

“Сутый”дан сойлэшеп туйгач,
Бабайга дэшэ эби.
– Картым, сундер “кампый”ынны,
Ашап алыйк бераз, – ди.

– Нинди ашау, аптыратма,
Бакчаны казыйсым бар.
Яшелчэ устереп сатып,
Тизрэк байыйсым бар.

– Ычкындынмы эллэ, картым,
Кыш коне нинди бакча.
Кирэк булса, узем бирэм,
Сандыкта гына акча.

Бабайнын “бакча” дигэне
“Кампый” уены икэн.
Озак кына карап торгач,
Эбинен исе киткэн.

“Яшелчэнен” ниндие юк
“Кампый”дагы “бакчада”.
Шуларны “базарда” саткач,
Агылып керэ “акча” да.

– Карале, картым, бакчаны
Инде сатыйк микэнни?
Яшелчэне “кампый”да да
Устереп була икэн бит! 

– Ярар, карчык, сатарбыз шул, –
Диде “бакчачы” бабай.
Язын-жэен бокерэеп
Туйдырган иде малай.

Э монда, кара инде син,
Эшлэу жайлы анысы.
“Тычкан”га бер басуым була
Жыеп алам унышны.

Беркон бабай бик фырт кына
Эбигэ куз ташлады.
Яшь егеттэй кукрэк киереп,
Аннан сузен башлады.

– Мин – заманча бабай хэзер,
Менэ чэчне буяттым.
Син дэ иртэгэ чэченэ
“Мелиорация” ясаттыр.

hэр кон саен иртэ белэн
“Айрубикэ” ясарсын.
Малышева рохсэт иткэн
Ризык кына ашарсын.

Клаудия Шиффер кебек
Кызлар хэзер модада.
Нечкэ билле, тоз аяклы
Хатын кирэк мина да.

Клубтагы “дискэтук”кэ
Икэулэп барыр идек.
Курше-кулэн безне куреп,
Сокланып калыр иде.

– Нинди шифер, нинди кэтук,
Тилерден, ахры, картым.
Шадра битле чагында да
Сине генэ яраттым.

Яшь вакытта чалыш-чолыш
Килгэн чакта кунакка.
Синен аягын кэкре, дип
Эйтмэдем бит ул чакта.

– Ярый, карчык, упкэлэмэ,
Гафу ит инде мине.
Танышу сайтында бер кыз
Башымны эйлэндерде.

Син – мачо, ди, син – кочле, ди,
Тик сине яратам, ди.
Килэсе атнада сезгэ
Кунакка да кайтам, ди.

– Нинди мэче, ни сойлисен,
Сина сон кем карасын?
Башын инде пелэшлэнгэн,
Калтырый кул-аягын.

Тешлэрен куптэн коелган,
Авызында протез.
Ул кызны аяк бастырмыйм,
Бусы – катгый протест!

Шушы тиле белэн бергэ
Гомерлэрем утте бит.
Чэчэк кебек яшь чакларым
Заяга узып китте бит!..

Тотынды эби еларга,
Туктатырга юк чара.
Нишлэргэ белми аптырап,
Тора бабай бичара.

Чэченнэн дэ сыйпап бага,
Кулын да тотып карый.
– Рэнжемэ инде, карчыгым,
Гафу ит мине, жаный.

Шаярттым гына бит сине,
Э син бик тиз ышандын.
Мине ошаткан теге кыз –
Ул минем классташым.

“Кампый”дан интернетка дип
Кергэн идем бер конне.
“Контакт” дигэн нэмэстэ
Билэп алды кунелемне.

Шул “контакт” аркылы
Эзлэп була hэркемне.
Курше-кулэн, таныш-белеш
Уздыра шунда кон-тонне.

hэр кешегэ “ник” тагылган,
Ник кирэктер анысы?
Шул “ник” буенча гына
Табып була барысын.

“Шварценеггер” нигын куеп,
Мин дэ шунда теркэлдем.
Анын яшь чактагы рэсемен
Уз битемэ остэдем.

Эй башланды бит тамаша:
Агылды гына хатлар.
Шул хатларны укый-укый
Эйлэнгэн иде башлар.

Барысы мина сокланды
Бигрэк зур мускулын дип.
Купме кызлар хатлар язды,
Булыр идек колын дип.

Уеннан уймак чыгасын
Белмэдем шул узем дэ.
Хэзер ничек куреним инде
Курше-кулэн кузенэ?

Шул “матур” кызларнын берсе
Минем класташ икэн.
Куйган рэсеме дэ, каhэр,
Узенеке тугел икэн.

Анын да минем шикелле
Яшь куренэсе килгэндер.
Кыек эшемне белгэч тэ,
Ботын чабып колгэндер.

Уен-колке булып калсын,
Узган эшкэ салават.
Оныгымнын “кампый”ына
Якын да килмим кабат.

***

– Эй, карчыгым, гомерем буе
Сине генэ яраттым.
Син дэ мина тугры булдын,
Саф хислэрне сакладын.

Хэтерлисенме яшь чакта
Икэу жырлаган  жырны.
Бер уйныйм эле булмаса,
Алып бир гармунымны.

...Тэрэзэдэн карыйсын да,
Карап кемне таныйсын?
Карап кузен талдырганчы,
Галиябану, сылуым иркэм,
Ник чакырып алмыйсын?..

– Хэтерлим, картым, хэтерлим,
Ул чаклар hаман истэ.
Айлы куктэ йолдыз санап,
Уттелэр ямьле кичлэр.

Егет, кызлар бергэ жыелып,
Уза иде аулак ойлэр.
Кичке авыл урамында
Янгырый иде монлы койлэр...

***

– Житте бит нинди замана:
“Сутый”, “кампый” хэзер хужа.
Бала-чага, яше-карты –
Барысы мокиббэн шуна.

Кунакка йорулэр сирэк,
Туган туганны белми.
Егетлэр дэ очрашырга
Кызнын оенэ килми.

“Сутый”, “кампый” аша гына
Башкара hэркем эшен.
Табибка барса барадыр
Яматырга шул тешен.

Интернет тулы шарлатан,
hэркемнен уз алымы.
Бар авыруны дэвалыйм дип,
Алдалыйлар халыкны.

Сихерче, курэзэчелэр
Лаф оралар чат саен.
Фэлэн елда донья бетэ,
Котылырга тап жаен.
 
Уйласан, уйларлык узе,
Башларын эйлэнгэнче.
“Сутый”, “кампый”га алданып,
Сантыйга эйлэнгэнче...

***

– Эйдэ, карчык, оныт барысын,
hавада йореп керик.
Яна туган айга карап,
Изге телэклэр телик.

Яшь чактагы пар каенны
Бэлки эзлэп табарбыз.
Табалмасак та, барыбер
Сагынып искэ алырбыз.

Тонге авыл урамыннан
Узыйк эле икэулэп.
Яшьлек сукмаклары буйлап
Кайтып килик уткэнгэ...

... Кар каплаган тар сукмактан
Икэу тын гына бара.
Офыкта – шэфэкъ балкышы,
Якты тан котэ алда.

Тынлагыз эле, ерактан
Илаhи кой ишетелэ.
Кынгыраулы пар атларда
Галижэнап Мон килэ.

Сагышлы да, дэртле дэ ул
Гасырларнын авазы.
Халкымнын боек уткэне –
Чал тарих кайтавазы!..

(28 март, 2012 ел)

ШАЯН СУЗЛЕК

1) “сутый” – кэрэзле телефон
2) “кампый” – компьютер
3) “Пусть гыйбрэт” – 1 нче каналдагы “Пусть говорят” тапшыруы
4) “мелиорация” – чэчкэ мелирование ясату
5) “айрубикэ” – аэробика
6) “дискэтук” – дискотека
7) “ник” – (инглизчэдэн) берэр кешенен интернеттагы кушаматы


Рецензии