Игелек ул жир остендэ ятмый

Бер мохтажга кылган игелеген
Бар мохтажга кылган саваплы.
Игелек ул жир остендэ ятмый,
Кеше ала шундук жавапны.

Кырын эштэн лэгънэт кенэ килэ,
Бер кырын эш – галэм зурлыкта.
Кырын эштэн купме ялварсак та,
Жан салынган инде хурлыкка.

Кулдан килгэн кадэр игътибарлы,
Итагатьле булыйк танышка.
Таныш тугеллэргэ ярдэм иту
Юл юнэлтэ байлык-табышка.

Иренмичэ юл курсэтик, зинхар,
Адашканга, сорап килгэнгэ.
Белмим, - диеп, текэ жавап бирмик,
Белмисезме икэн, дигэнгэ.

Бер мохтажга кылган игелеге;
Бар мохтажга кылган саваплы.
Игелек ул жир остендэ ятмый,
Кеше ала шундук жавапны.


Рецензии

С 3 по 5 июля состоится Литературный фестиваль в Этномире. В программе – семинары известных поэтов и писателей, поэтический конкурс, посвященный Году единства народов России, книжная выставкая-ярмарка. Приглашаем принять участие →