Козге урман

Озакка кача кояш
Жэйлэр ял итер инде
Урманнарда яфрак коя коя
 хэллэре бетер инде

Гомбэлэрне чэчеп куйган
Яфраклар астларына
Гэжэеп басып каламын
Урман тастымалында

Ак каеннар, кызгылт милэш
Бергэ бергэ усэлэр
Шундый матур куренешлэр
Кунелгэ килеп тошэлэр.

Ябышып куккэ яталар
Кознен сары кашлары
Болытка кереп баталар
Алтын урман чэчлэре

Битемэ кулын сузалар
Сизелэ упкэннэре
Яфрак белэн бизэнэлэр
Каралган туфраклары

Эллэ мина тоеламы
Каеннар оялганы
Киемсез эллэ калам дип
Милэшнен кызарганы.

30.09.2011 г


Рецензии
Матур шигырь Фаниль дус. Укыганда урманда агачлар арасында дип хис иттем уземне. Иж,атыгызда ун,ышлар телэп МАРС.

Ямалеев Марс   02.10.2011 22:53     Заявить о нарушении