Калдыр мине аллам доньяларда

Эгэр вакыт килеп ж,итсэ  доньялардан ,
Китергэ   йокыга  мэн,гелеккэ ,
Бир  ходаем  алдан  мин,а  хэбэр!
Рэхмэт эйтеп хушлашырга  тэбигэтькэ.
 
Бер мизгел бир , тутрып карап яктылыкка ,
Чагылдырсын кузлэремне кояш нуры.
Сон,гы тапкыр татып калып ж,ылылыкны ,
Ашыкма син,  ашыктырма салкынлыкка.

Вакыт калдыр рэхмэтемне  белдерергэ ,
Якты айга , жемелдэгэн йолдызларга ,
Салкын сулы челтрэп аккан чишмэлэргэ ,
Ур тауларга ,  елгаларга  , урманнарга.

Вакытны бир хушлашырга барсы  белэн.
Эз булсада карап  калыйм  туганнарга ,
Эниемэ , иптэшемэ , балаларга ,
Гомеремдэ  якын   булган бэндэлэргэ.

Доньлярда минем кылган  хэр   эшемэ ,
Бир син Ходай билге ,    кер тошемэ!
Эгэр  булса   язмышымда  ялганнарым ,
Вакыт бир син ,   тозэтэргэ  ялгышларым.

Бирче Аллам ! Калган  минем гомеремдэ ,
Тозэтергэ , кылган барлык  хур эшлэрне.
Кыерсыткан   булсам  туган , якыннарны ,
Калдыр  вакыт башны иеп   ,  утенергэ.

Сон,гы тапкыр  мон,лы  итеп ж,ырларымны ,
Ж,ырлатып кал истэ калсын  хэммэсендэ.
Шигырьлэргэ салдыр  изге   уйларымны ,
Хэйрэн калсын барсы , мине  белмэсэдэ.

Эшлэнмэгэн  минем  эгэр  эшлэр  булса,
Яшьлэй ж,ырланмаган  ж,ырлар калса,
Калдыр мине , ж,ылы якты  доньяларда.
Язмышымнын, якты тормыш  юлларында.
                (24,10,2010г,) 
 (Йорэккэ операция ясау алдыннан яздым)


Рецензии
очень искренне, верится!

Филюза Шакирова   13.03.2011 12:38     Заявить о нарушении