Мэхэббэт хэм хыянэт
Тошлэремэ кергэн хыялым...
Юлларымда минем очрадын да
Тормыш сукмагына чакырдын.
Икэулэшеп бергэ донья корып
Инде балалар да устердек,
хэр килэчэк язны колеп-шаярып
Каршыларга без ометлэндек...
Синен уен гел минеке иде,
синен хыял минекенэ эйлэнде;
Синен язмыш минекенэ уралып
Мэнге сутелмэслек булып бэйлэнде.
Синен язмышынны уземнеке иттем,
СИН диеп мин озелеп яшэдем,
Кояштан да артык курдем мин,
Союемне хич тэ яшермэдем...
Тик тормыш сукмагы сикэлтэле,
э юллары бормалы-бормалы...
Шул юллардан итэклэшеп барганда
Абынмыйча булдырып булмады;
Яшьли кабызган сою учагын да
Сундермичэ озак барып булмады;
Якты хислэр, якты ометлэрне
Саклап калып кына булмады..
Булмады шул...булмады...
Аяз кондэ яшен суккан тосле
Кук кукрэтеп жирлэр шартлады!!!
Хыянэт болыты сою кояшыннан кочле
бар кугемне минем каплады...
Яшен булгач, янгыры да була-
Коен булып яшьлэрем акты...
Йорэк ярсып-сыкрап туктамады...
Кунлемэ тозэлмэслек яра салынды...
Э син...син топтэн уйламадын...
"Гафу ит",-дип,мина тобэлден...
Яшьле кузлщренэ карадым да-
Сою утын гына мин курмэдем.
Мэхэббэтен инде сунгэн иде,
Хыянэтне хыянэт каплады,
Карашындагы якты чаткыларны
Кара нэфрэт уты томалады...
Менэ шулай бетте безнен сою...
Ялкыныннан калды тик коллэре...
Дорес булмас бэлки "бетте" дию,
Калды чонки мэхэббэт жимешлэре...
Ике кулда калды ике балан синен,
Пар канатым, таянычым булып...
Жуелыр хэтердэн исемен дэ синен,
Калыр тик укенеч хэм...ометлэрем!!!
Свидетельство о публикации №110041000927
Ямалеев Марс 09.04.2011 22:05 Заявить о нарушении