Ана бэете...
И ,ходаем,нигэ мина мондый эжэл бирден?
Суык кышта йорагемэ боздай керден.
Ботен гомерем бер мизгелдэ утте куздэн,
Башкайларым бу доньяда купне кургэн.
Балаларым сезнен очен гомер иттем,
Гафу итегез,монда гына эйтми киттем.
Минем жаным хазер инде хаваларда,
Бер нарсэдэ кирэк тугел,житэ барда.
Сезнен кырларыгызга гына кайта алмам,
Тэрэзэлэрдэн карап озатып калмам.
Кышлар утар,язлар килер,жайлэр житер,
Сукмакларда озелеп эзэм сезне котэр.
Жыелып кайтып,ойгэ тулып чэйлэр эчен,
Еламагыз мине сагынып иртэ-кичен.
Басуларда елмаермын чэчэк булып,
Иртэ белэн бер жырлармын талга кунып.
Яннарыгызда кубэлэктэй бер очармын,
Жиллэр булып кукрэгэмэ бер кочармын.
Минем очен ин эвэле сезнен кунел,
Кайгырмагыз,мин бит монда ялгыз тугел.
Сез яшагез хэр минутнын тамен белеп,
Доньяларнын гузаллеген,ямен куреп.
Ана кунеле хэрчак булсын балаларда,
Коннэрегез якты булыр алар барда.
Бер-берегезне сез яшагез хормэт итеп,
Коттермэгэз озак,еракларга китеп.
Кайгылардан,хэсрэтлэрдэн мин саклармын,
Кара чакта кунелегезне мин аклармын.
Янгыр булып сибелермен жайге кондэ,
Ай нурыдай яктыртырмын озын тондэ.
Сау булыгыз,минем якты якын-тирэм,
Сезнен бэхэтэгез очен жаным бирэм...
Свидетельство о публикации №110033003032
Эйе, без бар Энилэрдэ балалар очен жаныбызны бирэргэ эзер.
Тик менэ шундый мэкаль бар: "Ана кунеле балада, бала кунеле далада".
Булсада баларыбызнын кунеллэре далада, барлык балаларга да БЭХЕТ, сезгэ ижатыгызда унышлар телэп, Астрахань сэлэмнэре белэн Талия.
Талия Абитова 27.04.2010 12:59 Заявить о нарушении
Хисами 27.04.2010 13:30 Заявить о нарушении
Ходайнын язмышыдыр.
Калганнарга сабырлык.
Талия Абитова 27.04.2010 13:43 Заявить о нарушении