Утте инде жэйлэрем
Уттеп киткэндэ жэйлэрем,
Юлга чыгармы козлэрем
Болындагы ал чэчэклэргэ
Гашик инде шул кузлэрем
Ару-талу белмэс яшь йорэкэем
Мон-зарларын буген сипсэ.
Аннарсыз мине кэрдэшлэрем,
Козлэрегез бик тиз житсэ.
Жэйлэрем утеп киткэнгэ мин
Буген укенмим шул хич тэ.
Ометкэ урап козлэремне
Яшэрбез бергэ ничек тэ.
Донъя мэшэкэтлэре безне
Житкерде быел козгэ дэ
Ялгышма килмэс дип козлэр
Ишеген ачар сезгэ дэ.
Барыбызга да насып булсын
Алтын козгэ барып керу.
Сабыйлар белэн уйнаклашып
Бергэ шашып-шашып келу.
Утсэдэ бик тиз жэйлэребез
Каршы ала матур козлэр.
Сары яфыраклар ятса да
Сине табыр минем кузлэр.
Рецензии
Рузилә (дип дәшсәм,ачуланмассың дип уйлыйм), бар шигырьләреңне укып чыгып, иҗатың белән таныштым. Миңа ошадылар, күбесе "җырлап" торалар.Көйгә салынганнары булу юкка гына түгел инде.Мине тагын "стихи.ру"да минем кебек татарча язучы табылуы да сөендерде.Сиңа иҗади уңышлар телим. Сәйлән.
Сэйлэн Татарская 13.12.2023 09:27
Заявить о нарушении
Саумысыз.Рэхмэт минем ижадым сезгэ ошагач мин бик шатмын.Шигерлэремне мин айдан артык кына яза башладым.Ходаем илхам биргэнгэ узем аптырышта.Озакламый беренче шигерем жыр булып шушы коннэрне радиодан ишетелергэ тора ,кызыксындырса Юлдаш радиосында тынлый аласыз.Конен язып хэбэр итэрмен , Тагын берсе Илдар Шариповта .Илдар узе компазитор узе жырчы,ижаты белэн якынырак танышасыгыз килсэ яндекстан табып була.Син узен качаннан ижат итэсен?
Фаттахова Рузиля Рашидовна 13.12.2023 19:56
Заявить о нарушении
Жавап бируегез очен рэхмэт, Рузилэ. Жырларынны котеп калам. Уземэ килгэндэ,Илдар абый Юзиев фатихасы белэн, оченче класстан язам. Язганнарым куп, эмма китап чыгару бик мэшэкатьле хэм чыгымлы. Язучылар берлегенэ алганчы ике юка китабым чыккан иде. Инде сонгысы чыкканга да 10 ел тулган.Сэйлэн.
Сэйлэн Татарская 14.12.2023 09:59
Заявить о нарушении
Саумысыз.Мин укыган чакта да язгалый идем,ничек тер кунел бик усмэде ,якшы кинэш биручелэр булмагач, тормыш мэшэкэтлэре белэн язу тукталды. Инша Алла быел илхам килде кабат.Сораум бар , ничек язучылар бердэмлегенэ кереп була.Мин узем 1977 елгы.
Фаттахова Рузиля Рашидовна 16.12.2023 20:14
Заявить о нарушении
Рәхмәт.Миңа калса, соңгы вакытларда,(үз тәҗрибәмнән язам) татар әдәби гәҗит- журналларына әсәрләрне бастыру( бигрәк тә шигырьләрне)никтер кыенлашты.Ахрысы,үз әсәрләрен бастырырга теләүчеләр артты кебек, шуңа туган- тумачалык артып китте сыман...Инде минем татар матбугатында басылмаганыма да 10 еллап узган...Шуңа да мин урыска батардайларын монда куям инде...Чыгарырга тапшырган китабым да өченче елын көтеп ята.Сезгә иң беренче җирле әдәби түгәрәк- оешмаларда күренергә кирәктер...Чөнки, Берлеккә керү өчен кемнеңдер( Язучылар берлегеннән) рекомендациясе дә кирәк. Мине Язучылар берлегенә кабул иткән чорда ике китабың басылып чыгу шарты бар иде.
Сэйлэн Татарская 17.12.2023 14:51
Заявить о нарушении
Саулармысыз.Мин сорау артыннын сорау яудырып теңкәгезгә тигәнмендер инде. Мөмкин булса әдәби түгәрәк-оешмалары кайда,качан булганын кайдан белеп була язып үтәлмәссезме.
Фаттахова Рузиля Рашидовна 19.12.2023 12:11
Заявить о нарушении
Сәлам.Безнең Татарстанда һәр районда иҗади түгәрәкләр эшли, иҗат "җимешләре" район гәҗитләрендә басылып килә. Татарстан язучылар берлеге тарафыннан, ел саен ,"Казан утлары" һәм "Идел" журналларында төрле конкурслар, яшь язучылар өчен "Иделем акчарлагы" бәйгесе уздырыла.Минемчә, Башкортстанда да андый мөмкинлекләр бар дип уйлыйм.Бездә синең кайдан булуың мөҺим түгел , сәләтеңә карыйлар.Ә җиңүче, лауреатларның иҗат җимешләре матбугатта һәм төрле сборникларда басыла.Сәйлән.
Сэйлэн Татарская 19.12.2023 17:54
Заявить о нарушении
Рузилә,күпчелек күләмле бәйге, конкурслар турында игъланнар,нәтиҗәләре "Казан утлары" һәм "Идел" журналларында басылып килә.Нәтиҗәләре зур итеп Казанда үткәрелә.Әле20 декабрьдә ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Татмедиа» АҖ филиалы «Казан утлары» журналы редакциясе берлектә оештырган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» дигән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды.Беренче февральдә, шул ук комиссия Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесенә нәтиҗә ясаячак. Анда ун номинациядә катнашып була, гонорарлары да зур суммада. Монысы икенче ел рәттән уздырыла инде.Үзем катнашырга тырышам. Әлегә аларда урын алганым юк. Берничә ел элек "Казан утлары" үткәргән "Печән базары" әдәби бәйгесендә икенче урын алган идем, шулай да. Язучылар белән бик аралашмыйм. Беренчедән төп эшем иҗат белән бәйле түгел, икенчедән- буш вакытым юк диярлек.Үзең беләсең, тормыш итәсе, балалар үстерәсе бар.Сәйлән.
Сэйлэн Татарская 21.12.2023 12:48
Заявить о нарушении
Мы используем файлы cookie для улучшения работы сайта. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с условиями использования файлов cookies. Чтобы ознакомиться с Политикой обработки персональных данных и файлов cookie, нажмите здесь .
Соглашаюсь