Узгэртэсе килэ, дилэр, доньяны

Сэйлэн Татарская
“Узгэртмэкче идем мин доньяны?
Тик узгэрдем узем: омет бетте.”
                (“...”Эхсэн Баян)
Я доньяны узгэртэм мин буген,
Я булмаса узем узгэрэм.
                («Я доньяны узгэртэм мин буген»,Разил Вэлиев)
Донья ул-без, узгэртэбез дисэк,
Узгэрэсе башта узебез!
(“...” Шэукэт Галиев)
 Килдем Доньяга…Курдем...Татыдым...Шаккаттым...
Узгэртмэкче булдым...
                (“...”Золфэт Хэким)
Бар доньясын калэм белэн
Мен узгэртэсе килэ!
Мен узгэртэсе килэ!..(“...”Ленар Шэех)

...
Шагыйрьлэрнен бик  таптаган сузлэре бар:
“Узгэртэсе килэ, дилэр, доньясын!”
Зур доньяны болгатканчы, таяк тыгып,
 Син болгатып кара шопшэ оясын!

Туп-тугэрэк, донья тугел, оя гына!
Кеше башы хэтле анын кулэме.
Башта сынап кара эле,  ул ояны,
Узгэртергэ, синен  кочтэн килэме?

Кая- донья! Кермэс шопшэ оясына,
Синен йозгэ керер шактый узгэреш .
Донья сыман, калыр шопшэ оясы да,
Авыз- борын булыр чалыш, куздэ- шеш.