Чиремне шулай жинэм. Ришат Газизгэ пародия

Сэйлэн Татарская
Серлэр инде куптэн читкэ чыкты,
Сузлэр чыкмый йоткертэ!
(“Сирень исе”.Ришат Газиз)

“Сер саклаган-чир саклаган!”
Мине дэ сер чирлэтэ;
Тавык кебек черлэтэ,
Тэмэкедэй  йоткертэ ,
Борыч кебек точкертэ,
Салам кебек саргайта,
Саруымны кайната,
Борчак кебек куптертэ,
Чихун кебек киптертэ,
Этэч кебек жырлата,
Чикерткэдэй чырлата,
Мэче кебек мырлата,
Карт эт кебек гырлата.
Костырта да,какырта,
Ишэк кебек акырта,
Козгын кебек кычкырта,
Озмэс ычкылык тота,
Ач килеш тэ кикертэ,
Угез кебек укертэ,
Тэкэ кебек сикертэ,
Доя кебек токертэ.
Буре кебек улата,
Кукедэй сакаулата,
Яшь тай кебек дулата,
Пошкырта да, кешнэтэ,
Бульдог кебек тешлэтэ.
Шуна  тотмыйм серемне,
Шулай жинэм чиремне.