Чуртан буласым килэ. Ленар Шэехка пародия

Сэйлэн Татарская
...Телэк телэуче
Чуртан буласым килэ!..

Аспирант, доктор,профессор
Булачак мин тиз генэ. (“Декан буласым килэ” Ленар Шэех)
...
Группада унберэу...
Малайлардан мин берэу!(“Бар бездэ берэу” Ленар Шэех)

Телэклэрне ути торган чуртан буласым килде,
Уз-уземэ телэк-телэп солтан буласым килде.

Хэм телэгем кабул булды-тылсымлы чуртан булдым,
Телэк телэп, группадагы ун кызга солтан булдым.

Аннан тагын телэк туды-кулга диплом алырга,
Аннан инде шул “Татфак”та- аспирантка калырга.

Кандидат та булып куйдым, нэфес хаман туймый бит,
Инде сайлап куйдырдым  “кыргыз академигы” дип.

Баш мохэрррир! Яшисе бит, шокер итеп мон(ы)сына.
Балыкчы карт карчыгы кук, кунел хаман ымсына.

Каршы килеп булмас, ахры, анын бу телэгенэ !
 Мин  булмыйча, кем лаек сон, йэ, Тукай булэгенэ?