Тик шаблончы мин тугелдер?! Эльмира Жэлиловага пар

Сэйлэн Татарская
          
Секунд саен шаблон «жырлар» туа —
Тынлап тормыйм. Кунел патефонын боза...
Мин узем дэ берни майтармаган.
Мин узем дэ тар сукмакны таптыйм...
Миллион «шагыйрь» бездэ.
Миллион «шигырь»... —
Жанны тетрэндерер бер суз тапмыйм!..
(“Кунелемнен кутэрелеш чоры” Эльмира Жэлилова)

Миллионлап  “шагыйрь”  бездэ, “шигырь”лэр дэ ким тугелдер?!
Мин узем дэ шул сукмакта , тик “шаблончы” мин тугелдер?!

Ничэ еллар тар сукмакны, башкалар кук, мин дэ таптыйм,
Купме эзлим, эмма  “жанны тетрэндерер сузлэр тапмыйм”.

 Язган “жырлар”,  суккан кебек сентябрь кыраулары,
Патефонга куйсам, чыга март мэчесе мыраулавы.

Эллэ инде кутэрелеш башландымы кунелемдэ:
Жаным- тэнем белэн кинэт сихри монга кумелдем дэ,
шундый бер кой туды жанда, ”Юпитер”дан бер ким тугел!
Янгырады симфония...
                тик авторы,
                их, мин тугел!..