Сагыну

Ирида Акалы
Туган якнын кадерен ныграк белэ
Чит жирлэрдэ тормыш коткэннэр.
Атайсалны еш тошлэрендэ куреп
Оннэрендэ дэ саташып йоргэннэр.

Колач жэеп йозгэн Ака йылгаларын,
Каен  жилэкле  аланымны сагынам,
Ака урманынын зифа каеннарын
Хэр берсен кочып яратырдай булам.

Тик...сою жырын булешкэн сулар
Куптэн дингезгэ барып кушылган,
Мина илхам биргэн сары яфраклар
Жилгэ чыдамыйча жиргэ коелган.

Э мин хаман сагынуымны басып,
Кунелемне биклэп яшэргэ омтылам.
Тузэ  алмаслык чиккэ житкэн чакта
Ата-бабам нигезенэ кайтып егылам.