Бэхет очен ни кирэк?

Ирида Акалы
Сабый балага:
Бэхет очен куп кирэкми:
Ана соте,йомшак тушэк,
Эти-эни жылысын тоеп
Изрэп йокларга кирэк.

10-12 яшьтэ:
 Бэхет очен куп кирэкми,
Айфон,компьютер кирэк,
Чипсы,роллы,шаурмалар
Тэмлушкэлэр дэ бик кирэк.

18-20 яшьтэ:
Бэхет очен куп кирэкми:
Бары мэхэббэт кирэк.
Дуслар,туганнар исэн булу,
Максатка омтылу кирэк.

30 яшьтэ:
Бэхет очен куп кирэкми:
Гаилэн булу бик кирэк.
Ой,машина,кием очен
Акчан да булсын кубрэк.

40 яшьтэ:
Бэхет очен куп кирэкми:
Абруй,дэрэжэ булу кирэк.
Барсы да сине хормэт итсэ
Язмыштан булыр булэк.

50 яшьтэ:
Бэхет очен куп кирэкми:
Сау -сэламэт булу кирэк...
Уткэнгэ бэя биреп,ялгышсыз
Анлы яшэудэ бар телэк.

60 яшьтэ:
Бэхет очен куп кирэкми:
Иман байлыгы,хидэят кирэк.
Булганына шокер итеп
Яши белу матур бигрэк.

Балалар,оныклар очен
Шатланып яшэргэ кирэк.
Туганлыкнын ныклыгын
Сизеп тору бик кирэк.

Э барыбыз очен дэ:
Бэхет очен куп кирэкми:
Бары аяз кук кирэк.
Куктэ кояш янып торса
Барыбызга да кунеллерэк.

Бэхет очен куп кирэкми:
Жирдэ тынычлык кирэк:
Илдэ,ойдэ хэм кунелдэ
Тынычлык булсын димэк.