Ашыгабыз

Ирида Акалы
Ашыгабыз,кон Дэ ашыгабыз...
Иртэн торып эшкэ чабабыз,
Узыша,узыша мал жыябыз,
Тырыша,тырыша донья куабыз.

Вакыт тапмыйча сойлэшергэ
Телефонны басып куябыз.
Смслар язып ,смайлик белэн
Купвакытта сэлам юллыйбыз.


Туганнарнын хэлен белешмибез,
Иртэгэ,дип,Хаман сузабыз.
Парыбызга назлап эндэшмибез,
Бары боерык биреп куябыз.

Балаларга да вакыт тапмыйбыз,
Борчыма дип телефон сузабыз,
Уйнасыннар,кино карасыннар,
Заманча уссен дибез балабыз.

Ашыгабыз,язнын матурлыгын
Курергэ дэ вакыт тапмыйбыз.
Туган якка кайткан торналарнын
Тавышын да ишетми калабыз.

Туа бер кон,бар да туктап кала
Кинэт туктап кала Гомер сэгате.
Тек,тек,теек,тормыш нокта куя.
Сон,барсы очен дэ сон,бет-те.