Ильдар бэете

Ирида Акалы
Бисмилла дип башлыймын
Кереш сузнен башларын.
Илдар бэетен мэнгелэштереп
Калдырырга уйладым.

Бэет сузлэре эйтелэ
Мэрхумнэрнен исеменнэн.
Рахимов Ильдарнын бэете
Бу юлларда сойлэнгэн.

Язлар килгэч чэчэк ата
Бакчаларда алмагачлар.
Мин дэ жирдэ яшэгэнмен
Матурлыкта бит омет бар.

Нарасыйга жан кергэндэ
Газиз энилэрнен карынында
Гомерлэре язылып куядыр
Калебе-язмышы китабына.

Купне сорап алып булмый
Мин дэ язылганча яшэгэн.
Бигрэк кыска дисэлэр дэ
Ике дистэ гомер утелгэн.

Энием бэгрем ,озгэлэнмэ,
Шулай тиеш булгандыр,
Мин тудым,яшэдем,киттем,,,
Истэлеклэр генэ калгандыр.

Эти,гафу сорыйм синнэн,
Нэсел дэвамчын булмадым.
Бары якты хэтирэлэр сибеп
Яшлек язымда китеп бардым.

Ике бала,пар канат идек
Безнен тату гаилэбездэ.
Мин киткэчтен бар омет
Кала инде Алия апама.

Юксынганда оскэ карап,
Йолдызларны барларсыз.
Куктэн сезне куреп,саклап,
Тора хэзер газиз балагыз.

Аермагыз изге догалардан,
Алар мина хэзер бик кирэк.
Жан ризыгы дога икэнен
Онытмагыз,бу минем телэк.