Классташыма

Ирида Акалы
Котеп алган бу очрашуда
Кисештелэр безнен карашлар.
Утыз ел гомерлэр утсэ дэ
Кузлэрендэ коткэн мэгьнэ бар.

Синен караш мине эзэрлекли иде
Утырганда парта артында.
Дэрестэ жавап биру авыр иде
Син мина шулай караганда.

Соклану, ярату, усендерулэр-
Бар да бар иде синен карашта.
Куккэ менер очен жилпенулэр
Жинелдер,кемдер сине яратса.

Тик йорэк тин булганны эзлэп
Бэргэлэнде, еракка ашкынды...
Канатсыз да куккэ менэр тосле
Хислэр дулкынында талпынды.

Купме генэ тырышып карасам да,
Менэ алмадым, егылып бэрелдем.
Шуышканнар кукне яуламаганны,
Бик сонлап кына мин тошендем.

Мин гап-гади хатын синен алда,
Яшьлектэге хыялый кыз шэулэсе.
Бар да уткэннэрдэ генэ калды,
Хэзер булса да шуны анлачы.

Синен назлы карашынны тою
Барыбер рэхэт мина буген дэ.
Тик мэнгелек булмаган шул сою,
Калган бары ерак яшьлектэ.