Яна еллар бэхет китерсен

Рябина Хат
Бер ел инде дуслар утеп китте
Угез елын каршы алганга.
Нинди генэ халлэр очрамады
Шушы елдан атлап барганда...

Купме югалтулар, борчылулар
Безне озата килде ел буе
Кемнэргэдер туу туе булса.
Куплэрнен узды сонгы туе...

Булды шатлыгы да, кайгысы да
Бик куп килде унышлы коннэр
Булды хасрэт-эрну, куз яшьлэре
Йокысыз уткэргэн куп тоннэр...

Барысыда артта калсын инде
Юк кирэкми! хазер эрнулэр
Барлык якыныма саулык телим.
Берук тыныч булсын кунеллэр.

Юлбарыс елына кергэн чакта
Ак юл телим сезгэ дусларым
Исэн булсын барлык якыннар
Аклык алып килсен кышларым!

Ялгызларга телим пар табарга
Хэркем булсын жирдэ бэхетле
Курик матурлыгын ал таннарнын
Хэрбер конгэ булыйк рэхмэтле!

Кайгы-хасрэт сезне урап узсын
Капканы тик шатлык шакысын
Бэхетле яшэсен хэр гаилэ
Йозлэрдэ елмаю балкысын!

Кахэр тошкэн бу тажлы вируслар
Бетэ курсен, кабат килмэсен
Туганнар, балалар хэм оныклар
Башка мондый чирлэр курмэсен.

Бары шатлык, бэхет дулкынында
Язсын ходай сезгэ яшэргэ
Кузлэрегез гел нур чэчеп торсын
Яшэу дэрте булсын йозлэрдэ.

Якты булып атсын туар таннар
Сау-сэлэмэт булсын хэр кеше
Булсын шатлык хэркем йорэгендэ
Горлэп янсын тормышнын миче!

ЮЛБАРЫС тик изгелек китерсен
Юлбарыстай булыйк без кочле.
Яна еллар белэн бэгырълэрем.
Чын йорэктэн котлыймын сезне!!!