Буген кур син изгелекне

Рябина Хат
Бу доньялар тик бер торле тугел
Жылы жэе, салкын кышы бар
Узэк озгеч салкын жилле козе
Кошлар белэн килгэн язы бар.

Кешелэрдэ бу доньяда торле
Кайсы усал, кайсы ягымлы.
Ойлэренэ кергэн хэр кунакка
Корып куя муллап табынны.

Яхшылыкны бик тиз оныткан бар
Йорэген син ярып бирсэндэ
Сина ишек ачмаска да момкин
Ярдэм сорап,елап килсэндэ...

Бик куплэре изгелекне оныта
Э начарлык ник, истэ кала?
Ун тапкыр курсэткэн яхшылык
Куренми хич, жавапсыз кала!

Инсафлысы яши эшлэп тапканга
Халэлен таба тормыш коткэндэ
Нигэ шундый хаерчесез, диеп
Колмэгез сез утеп киткэндэ.

Куршелэр йорт салып керэ калса
Без гуя конлэшудэн улэбез
Бэла-каза керсэ чит кешегэ
Шулай язган,диеп колэбез...

Кем энэ машина алган,диеп
Ислэр китеп шуны сойлибез
Узен Мерседеста чапкан чакта
Ник сон аны анлап, белмибез.

Дусларнын кирэге чыккан чакта
Ун тапкыр без шалтыратабыз
Э аларга ярдэм кирэк булса
Никтер табан ялтыратабыз!

Синен очен жанын тэнен биргэн
Сойгэннэрне ник сон курмибез?
Тин булмаган чит ятлар артыннан
Баш югалтып чабып йорибез...

Дусны да дошманнан аера белми
Эч серлэрен утырып сойлибез
Кара эчле шушы "дусларнын"
Дошманлыгын хичбер курмибез.

Баеп китеп миллионнар булгач
Бик куплэре курми туганын
Куплэр килеп хаттэ хален белми
Авыр чакта кулын сузганнын!

Бэхет очен бер жылы суз житэ
Ярдэмлэшик кулдан килгэнчэ.
Артыгын кыланмый яшик буген
Разый итик ходай биргэнчэ!