Сагынам

Рябина Хат
Эткэй-энкэй белэн ускэн йортны
Ни кылсам да озелеп сагынам...
Шул чакларым искэ тошкэн чакта
Кузлэрдэн яшь хаман тамыла.

Эткэй-энкэй китте кайтмас жиргэ,
Юк бер кешем кинэш бирергэ.
Туган ойгэ юллар ябылды шул,
Борылмас шул язмыш кирегэ...

Юк хэзер халлэрне белуче дэ,
Йортыбызнын югалды яме.
Ялгыз киек казы кычкыргандай
Доньяларнын калмады тэме.

Эткэй-энкэй исэн чакларда
Горли иде йортнын учагы.
Барыбыз да кайтып сыена торган
Калмады бит жылы кочагы...

Пар канатлы коннэр артта калды,
Юк инде яклаучым, саклаучым.
Никтер барыбер тошлэремэ кереп
Сагындыра авылым, Арбашым.

Уткэннэрне искэ аламын да
Анлыйм мин кыйммэтен, юксынам...
Бернэрсэ дэ мэнгелек тугел шул,
Тулы ойле чакны сагынам...