Богелмэсэн тормыш сындырмый

Рябина Хат
Зарланмагыз тормыш авыр,диеп
Булганына шокер итегез
Туры атла хэрчак сукмагынны
Тапланмасын сезнен йозегез!

Авыр,диеп хичтэ башын имэ
Богелмэсэн тормыш сындырмый
Алларына эгэр максат куйсан
Ярты юлда ташлап калдырмый...

Куз яшенне тукмэ юк барга син
Ходай бирми кутэрэ алмасны
Берни эшлэмичэ тик ятканга
Авызга тошми ожмах алмасы.

Эрнемэ син нигэ микэн,диеп
Язмыш мине сыный, туктамый
Хэр кон дога кылсан аллахыга
Калдырмас ул, сине якламый...

Рэнжу алма, кирэкмэгэн сузне
Эйтэ курмэ берук, беркемгэ
Уз гонахын, хэркем узе алыр
Ходай узе салыр хокемгэ!

Башын имэ жиллэр каршы иссэ
Берчак ул да юлын узгэртер
Дошман сине урап узар юлда
Дус иткэне, тик рэхмэт эйтер.

Тезлэренне богэ курмэ берук
Бер тезлэнсэн авыр торуы
Бэхеттер ул тапкан малын белэн
Бу доньяда тормыш коруы.

Ни булсада бары алга атла
Язмышларны жирдэ узен кор
Эшлэнмэгэн эшлэр бик куп эле
Жырланмаган эле безнен жыр.

Бэхет бит ул, жирдэ матурлыкны
Куреп, тоеп яши алулар
Бар кешегэ насыйп итсен ходай
Бу тормыштан ямьнэр табулар!