Соравына жавап

Ирида Акалы
"Яратам мин сине"-дигэн булып,
Кузлэремэ минем тобэлэсен,
Унай жавап ишетергэ телэп,
"Э син мине?"-,дип эндэшэсен...

Кунелемдэ нинди уйлар барын
Анлатып та сина бирэ алмыйм.
Йорэктэге мэхэббэтнен зурын
Тамчы,кисэклэргэ булэ алмыйм.

...Сипкелле малай тора каршымда
Бары биш яшь иде,мин яраттым,
Назлы яшел кузлэр карашында
Балачак акылы белэн адаштым.

Кичке уен,учак ягу елга буенда,
Хэр вакыт якынрак булырга телэдем.
Ана куз сирпеп карап,елмайсам да
Бэхет кошы тоткандай була идем...

Ул бик чибэр иде,э мин бала-чага,
Биектэге торна иде ул минем очен,
Бар кыз ана гашыйк булган чакта
Каратырга юк иде шул минем кочем.

Хэрби хезмэткэ озаткан чакта
Кулларымны кулга алып тын калды.
"Аерылабыз бит инде ике елга,
Яратырсын инде хэзер башканы..."

"Нинди начар уйлар синен башында?
Мин бит уйлыйм бары укуны,
Унбердэ генэ булам син кайтканда,
Телим исэн-сау эйлэнеп кайтуынны."

Язмыш кушуы булганмы шунда,
Кавыштырды безнен юлларны.
Кызыл туйлар горлэде авылыбызда,
Яна гаилэ тормышы башланды.

Мин бэхетле идем,сойгэн ярым янда,
Анын очен янып-коеп яшэдем.
Тик сою учагы дорлэп янсынга
Ялкын остэргэ кирэген белмэдем.

Эллэ язмыш сынавы булды инде,
Бэлки кемнендер кузлэре тиде...
Бэлки урлаганнардыр мэхэббэтне,
Кемдер минем бэхетемне купсенде.

Ул тиз туйды тормыш йоге тартудан,
Яна сою,кичерешлэр эзлэде.
Газиз эниемне югалткан чакта,
Аны да югалтуымны сизмэдем...

Йорэгем ничек каты сойгэн булса
Хыянэттэн телем-телем телгэлэнде.
Яшэу ямен жуйдым мин ул чакта,
Куземэ балаларым да куренмэде.

Мэхэббэттэн качтым мин еракка,
Бутэн чара таба алмадым...
Бэлки,дорес тэ булмаган ул чакта,
Курмэсэм,онытырмын дип уйладым.

Еллар утте,назга сусаган тэнгэ
Жылы эзлэп бэргэлэнде кунел.
Тик юларымда кем генэ очраса да
Белэм шул,ул тугел,ул тугел.

Сина да мин жавап бирер очен
Купме бэргэлэндем,чуалдым.
Чыннан да,мин бит сине тугел,
Мине яратуынны гына яраттым.

Зур мэхэббэт жылытты йорэкне
Бары Аны гына сойде кунел.
Вакыт,ерак аралар да киметмэде
Онытырга Аны хич момкин тугел...