Туйдым, дия курмэ тормыштан

Рябина Хат
Башларына авырлык килгэндэ
Туйдым, дия курмэ доньядан
Кутэрэ алмаслык, халлэр булыр
Сабырлыклар сора ходайдан...

Иннэренне басса тормыш йоге
Булдыра алмам, диеп уйлама
Донья булгач булыр давылы да
Ул коннэрне зинхар санама.

Бу доньяда купме кеше яши
Йортсыз, жирсез, туган-тумасыз
Газап чигучелэр эллэ купме
Эрнеп елаучылар , чамасыз...

Япа-ялгыз белэн донья тулган
Алар бу тормышта чарасыз
Син буген ялгыз тугелсен икэн
Кием киясендер ямаусыз...

Купме гарип, сукыр, телсезлэр
Кулсыз-аяксызлар житэрлек
Яшэр очен алар кочлэр таба
Таза кеше исен китэрлек!

Бер генэ минутка син узенне
Куеп кара алар урынына
Эшен, ашын, якыннарын барда
Син бэхетле алар кырында!!!

Ни булса да якты доньялардан
Эйтэ курмэ, берук туйдым,дип
Хяркон иртэн, дога кыл ходайга
Буген шокер , исэн тордым,дип...

Карап яшэ тирэ ягына син
Девиз итеп ал "яхшылыкны"
Куз яшенне курсэтмичэ жыла
Йорэк типсен сизми вакытны...