Яшэу шундый матур

Рябина Хат
Ходай булэк иткэн гомерлэрне
Гонахка батмый, шат булып калыйк
Авыр чаклары эйдэ онытылсын
Эрнеп уткэнне, без искэ алмыйк....

Яхшылыкларны тик  уйлап яшик
Беркем тормышыннан конлэшми
Куктэн безгэ биргэн изгелекне
Кабул итик, хакын белешми.

Бу доньяда ни генэ кылсакта
Безгэ язган барсын  утэсе
Ничек тормыш авыр булганда да
Куз яшен курсэтми сортэсе!

Мэхэббэтне саклап, яклап яшик
Сою коче жирдэ,  ин изге
Хичтэ жэллэмэгез жылы сузлэр
Илахи нур чорнасын сезне.

Шатланып хэр конгэ, яшэу бэхет
Куанып уян , хэр аткан танга
Табигатнен  хэр мизгелен  ярат
Якты нур булып, тулыр  ул жанга.

Яшэу шундый рэхэт  бу тормышта
Булсада  кайчак ул  аклы-каралы
Ак коннэреннэн куперлэр уреп
Яшэрлек бездэ йорэк бар эле!!!