Мин козлэрдэн сине эзлэдем...

Ирида Акалы
Мин козлэрдэн сине эзлэдем...

Урманнарга кердем,
Сары сукмаклардан
Синен эзлэренне эзлэдем...
Тик яфракларнын"шыгыр-шыгыр,
Ул монда тугел-тугел",диюен,
Ишетмэдем,ишетергэ телэмэдем.

Мин тауларга мендем,
Бар кочемэ"Син кайда" дип
Биек тау башына тобэлдем...
Тик кайтаваз "ул айда,айда"дип
Уртэлэвенэ ышанырга телэмэдем...

Мин суларга тоштем,елгадан
Синен чагылышны эзлэдем.
Балык сикергэннэн калган
Вак-вак дулкын арасыннан
Синен йозенне курмэдем.

Мин куклэргэ карап
Сонгы торналарнын
Авазыннан сэлэменне эзлэдем,
Тик алар"кыйгак-кыйгак,
Ул ерак-ерак"диюенэ
Барыбер ышанырга телэмэдем.

Эбилэр чуагынын кояшыннан
Сою жылылыгын эзлэдем...
Тик эче жиллэр ошеттелэр мине,
Калтыранган жаным белэн
Сары кознен матурлыгын сизмэдем...

Экрен генэ атлап козгэ кереп барам,
Козлэремдэ дэ сине эзлэдем...
Тик язда кабынган мэхэббэтнен
Козгэ хэтле яшэмэвен
Мин белмэдем,белергэ телэмэдем...