Бары тик узенэ таян

Рябина Хат
Бу доньяда торле кешелэр бар
Барда анлар, диеп уйлама
Эч серенне ятларга сойлэмэ
Алар гайбэтендэ тынлама.

Эчендэге барлык уйларынны
Ычкындырма кончел кешегэ
Жиллэр белэн серлэрен таралыр
Сойлэмэ, дисэндэ беркемгэ!

Тормышыннан берук зарланма
Ярдэм итэрлэр, дип уйлама
Уз башыннан кичмэгэн белми ул
Андыйларга зинхар таянма...

Кызганырлар, диеп жэллэтмэ дэ
Бэлки сина шулай тоелыр
Ах- зарынны илгэ таратырлар
Эрну куз яшь булып коелыр!

Алдана курмэ барлык якыным
Мина хормэт белэн карый,дип
Елмайса да алдында куплэре
Артларында сине хурлый бит...

Бары тик узенэ генэ таян
Ходай биргэн тик уз коченэ
Менгэ бере сина кулын сузар
Чынлап карар синен кузенэ.

Жиллэргэ хич имэ башынны
Ни булсада атла юлыннан
Янэшэннэн атлар хормэт иткэн
Ычкындырмый сине кулыннан!

Авырда бу тормыш , рэхэттэ
Узе салсын хэркем сукмагын
Узен тапкан малдан кыйммэтерэк
Я эйтегез, ни бар сон тагын.

Тик узенэ ышан бу тормышта
Син узен бул донья тоткасы
Узен ургэн бэхет купереннэн
Беркемгэ сер бирми атласы!!!