Эниемэ булэк

Ирида Акалы
Ускэч нэрсэ булэк итэсен мина,дип,
Балачакта сорый иде колеп энием.
Кабартмалы кулмэк кидерермен,дип,
Шартлатып жавап бирэ иде бэбиен.

Кабартмалы кулмэк нинди була икэн???
Уйланамын хэзер зур ускэч мин.
Алып житкезэ алдыммы икэн???
Купме тырышсам да,хэтерлэмим...

Авыр булды тормыш йоген тартулары,
Акчасы да,вакыты да хэрчак булмады.
Онытылды балачакта биргэн вэгьдэлэр,
Тик кунелдэ бер кара тоер генэ калды.

Кабартмалы кулмэк,кабартмалы итэк,
Бар да кабартмалы иде ул вакыт...
Энием пешергэн кабартмага кызыгып
Куперткэндер инде балачактагы акыл...

Кайтарасы иде якты доньяларга буген,
Тезлэнэсе иде газиземнен алларына!!!
Кидерэсе иде ин затлы кулмэклэрне,
Тик бу уйлар калды хыялларда гына...