Кар-бураннар оермэсе
Сукмакларны каплаган.
Кунелдэге хис-тойгылар
Йокыгамы сон талган?
Буран дулый, жил сызгыра,
Биткэ бэрэ карлары.
Керфеклэргэ ак бэс куна,
Алсулана бит очы.
Башта мен торле уй -
Бурандай оермэлэп кутэрелэ.
Кай очыннан да тотарга белмисен.
Ничеклэр белмисен чишэргэ...
Уйлар, мен торле уйлар...
Жил белэн дэ булмый шул куып.
Килэ кайчак эверелеп шул ак карга...
Бетэсе эреп...
10.01.2020г.